erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Салават Фәтхетдиновның энесе Рафил Фәтхетдинов: «Инәй миндә тора, миннән китә, дидем…» (»Интертат », Гөлназ Хәбибуллина)

«93 яшь булса да, 193 булса да, инәй – инәй булып кала, җибәрәсе бер дә килми икән аларны. Безнең өчен куанып, тормышыбызны күреп, белеп китте. Сөенеп ятадыр дип уйлыйбыз», – ди әниләре Тәкълимә апа турында төпчек улы Рафил Фәтхетдинов.

Узган елның көзендә Фәтхетдиновлар гаиләсе зур югалту кичерде. Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновны тәрбияләп үстергән әни – Тәкълимә апа мәңгелеккә китеп барды. Тәкълимә апаны Тәтешле районының Аксәет авылында бик зурлап соңгы юлга озаттылар, матурлап ашларын үткәрделәр. Инде хәзер, бу кайгылы көннәр артта калып, барысы да бераз тынычлана төшкәч, Тәкълимә апаның соңгы көннәре турында аның иң төпчек улы, Аксәет авылы мәдәният йорты директоры Рафил Фәтхетдинов белән сөйләшеп алырга булдык.

Рафил абый, Тәкълимә апа да китеп барды. Ходай тәгалә гомерен бирде, картлыгы да балалары янәшәсендә узды, бәхетле картлык булды. Үкенечләре калмагандыр.

94 яшь туласы иде инәйгә җәй көне, июньнең унында. Инәйне үзебезгә алып кайтуыбызга да 18 октябрьдә 6 ел була иде инде. 8ендә өзелде…

Бик озак карагансыз…

Аллаһка шөкер, карадык. Кулдан килгәнчә тырыштык. Инәй риза-бәхил булып киткәндер, дим инде.

Кайберәүләр: «Рәхмәт, бик зур савап эшләдегез, инәегезне карадыгыз», – дип әйтә дә, бу сүзләр белән килешмәвемне белдерәм. Инәй бит ул безнең. Без аларны карарга, хөрмәт белән соңгы юлга озатырга тиеш. Безнең урындагы һәркем шулай итәр иде. Үз инәеңне рәхмәт өчен карамыйсың бит инде. Кулыбыздан килгәнчә тырыштык. Инәйне абыйга да, апага да бирмәдек. Үзебезнең тәрбияләп озатасыбыз килде. «Абый, апа, инәй миндә тора, миннән китә», – дидем. Үкенечкә калмады, дип әйтәм инде, алай да, инәй ничә яшьтә булса да, аны җибәрәсе килми икән. Иң кыены шул.

Һушны алып китеп барды, дип яздыгыз, Рафил абый. Соңгы көннәрендә авырайган идеме инде Тәкълимә апа?

Хәле гадәттәгечә иде. Төш вакытында үз кулларым белән аш ашаттым. Сәгать берләр иде ул вакытта. «Инәй, эш белән барып кайтасым бар иде», – дип чыгып киттем. Миннән соң Гөлнара чәйләр эчерткән әле аңа.

4 тулганда кайттым, ул вакытта башын күтәреп ята иде. Минем ишекне ачып керүем булды, башы төшеп тә китте. Мине генә көтеп яткан кебек булды… «Инәй, инәй», – дип уятмакчы булам, башы тагын төшеп китә…

Нишләргә белмичә, иң беренче абыйга эндәшкәнмен икән. Берсен дә хәтерләмим… Абый әйтә: «Беренче миңа шалтыраттың ич», – ди.

Иң авыры, беләсезме, нәрсә икән: якын кешең күз алдыңда китеп бара, ә син берничек тә ярдәм итә алмыйсың. Безнең әтиебез дә абый белән икебезнең кулыбызда китте. 1986 елда 30 мартында тәмәке тартып утырган җиреннән авып төште… Бер ягыннан абый, икенче ягыннан мин култыклап алдык та, шул арада җан бирде дә куйды. Инәй дә, инде соңгы елларда авырса да, көтмәгәндә китеп барды.

Соңыннан кире шалтыратып, абыйдан: «Кайтып җитә аласыңмы, кайта алмасаң, инәйне, куймыйча, тагын 1 көн көтәбез», – дидем. Абый ул көнне Ульяновскида булган икән. Концертларын чигерде дә туп-туры Аксәеткә кайтты. Төнлә үк кайтып та җитте.

Инәйне икенче көнне бик зурлап соңгы юлга озаттык. Халык шулхәтле күп иде. Чаллы, Уфа, Пермь якларыннан абыйныкылар бик күп килгәннәр иде. Үзебезнең дә дусларыбыз аз түгел. Чыгып, инәйне зурлап килгәннәре өчен, барлык халык алдында рәхмәтләремне әйттем.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/salavat-fatxetdinovnyn-enese-rafil-fatxetdinov-inai-minda-tora-minnan-kita-didem-5870668

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре