Салаваттан гыйбрәтле дәресләр, яки Бергәләп Илһам Шакиров премиясен саныйбыз (»Интертат», Энҗе Габдуллина ,Гөлүзә Ибраһимова)
Илһам Шакиров исемендәге премия быел икенче тапкыр тапшырыла. «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында премиянең жюри рәисе, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, ТР мәдәният министры киңәшчесе, концертларда игълан иткәнчә, сез һәм без яраткан Салават Фәтхетдинов та катнашты. «Интертат» Салават дәресләрен тәкъдим итә.
Салават абыйның үзенә сүз биргәч, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин, зал тутырып утырган журналистларга карап: «Сезне, Салават абыйның концертларына җитешмәгәннәр, шуңа килгәннәрдер, дип аңладык. Чөнки күбегезнең сораулары аңадыр», – дип, елмаеп куйды.
Яшерен-батырын түгел, Салават Фәтхетдинов – журналистлар өчен һуш китмәле шәп кеше. Фикерен ярып сала, аның һәр сүзен башисемгә куя торган. Шуңа күрә, Кадим Нуруллинның сүзләренә журналистлар да каршы килә алмады. Матбугат конференциясенең өчтән бер өлешен Салават Зәкиевич үзе алып барды сыман булды ул. Журналистлар студентлар урынына сорау бирде, Салават Зәкиевич, чын профессорларча, сорауларның һәммәсенә дә үзенчә итеп җавап бирде.
1нче дәрес: Татарның кадерен белгән кеше кайда яшәргә тиеш?
Әңгәмә барышына урыны-урыны белән Кадим әфәнде кушылды. Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин очрашуның башында һәм азагында, кәгазьдән карап, премия турында сөйләп алды һәм «конкурс алга таба да үсәр дип өметләнәбез» дигән өметләре белән уртаклашты.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров, конгресста эшләүчеләргә хас булганча, чит төбәкләр һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез, конкурсның географиясе турында сөйләде. Төбәкләрдәге татар оешмаларына нигезләмәләр җибәрәләр, читтәге татарлар рәхәтләнеп катнаша икән. Аның бу сүзләрен Салават абый «җир белән тигезләп» куйды.
Чит илдән киләчәкләр, дип әйтәбез. Алар безгә шул география өчен кирәк. Татар яшәмәгән төбәк юк. Татарның кадерен белгән кеше Татарстанда яши. Шуңа күрә, читләргә өметләнеп, читтән көтеп торырга ярамый. Татарстанда яшәгән, татарча сөйләшкән, татарча уйлаган кешеләрне дә табып, күтәрергә кирәк. Тапмасаң, күбесе табылмый да, – диде халык җырчысы.
Данис Шакиров бу сүзләргә азактан да әйләнеп кайтып, читтәге милләттәшләребезнең ни кадәр мөһим булуы турында сөйләп алды.
Тик аның сүзләре түгел, Салават абыйның «Татарның кадерен белгән кеше Татарстанда яши» дигән сүзләре хәтердә ныграк калды. «Ерактагы кояш ныграк җылыта» дигән сүзнең һәм конгресс эшчәнлегенең «өстенә басты» Салават Фәтхетдинов.
2нче дәрес: Шауларга кирәк!
Салават абый үзе дә журналистларга мөрәҗәгать итте. «Нигә Илһам Шакиров исемендәге беренче премия киң җәмәгатьчелектә шау-шу уятмады, шыпырт кына үтте?» – дигән сорауга җавап итеп, журналистларга төртеп күрсәтте дә: «Менә утыра «виноват»лар», – диде.
Без, татарлар бик тиз онытабыз. Илһам абыйның исемен бер залга атап куйдык та, шуның белән тукталдык та. Әйтү белән әйтмәү бер түгел. Шауларга кирәк!
Сездән дә активлык кирәк, журналистлар. Бик матур итеп, берсүзсез, тып-тыныч кына утырасыз. Сез әзрәк кенә усалрак, әзрәк кенә таләпчән булсагыз иде. Без конкурслар оештырып кына исем мәңгеләштереп булмый. Сез эшләргә тиеш. Көн саен булмаса да, Илһам абый турында мәгълүмат булырга тиеш. «Илһам, Илһам, Илһам» дип янып торырга тиеш без. Шауларга һәм тагын бер кат шауларга кирәк. Анысы сездән тора инде.
«Журналист» дигән сүз – бик зур, бөек сүз. Сез кем белән генә әңгәмә корсагыз да, кем белән генә сөйләшсәгез дә, әңгәмәдәшкә караганда өч тапкыр, биш, ун тапкыр акыллырак булырга тиешсез.
Миңа киләләр дә, беренче сорау: «Сезнең ничә машинагыз бар». Икенчесе – дежур сораулар. Өченчесе – «киләчәккә планнарыгыз». Менә бетте, өч сорау.
Әзрәк кенә усал, акыллы булырга кирәк. Юләр сыман акырып-кычкырып түгел. Әйткән сүзегезгә җавап булырга тиеш. Һәр кеше үз сүзенә хуҗа. Мин бүгенге көндә сездән активлык телим. Актив булыгыз, зинһар өчен.
Чират торып язарга кирәк. Бер айда берегез, унбиш көннән икенчегез... Сезнең бер-берегез белән элемтә бардыр бит. Барыгыз да бер көнне язасыз да, шуның белән бетә. Аны бүлешеп язарга кирәк. Уртак эш бит инде бу. Милләт мәсьәләсе, – дип сөйләде ул.
3нче дәрес: Акча саныйбыз
Илһам Шакиров исемендәге премиянең приз фонды – 600 мең сум. Өч җиңүчегә 200шәр мең сум, дигән сүз бу. Салават Зәкиевич приз фондына да дәгъвасын белдерде. «Тукай премиясеннән ким булмаска тиеш», – диде.
Илһам Шакиров кебек кеше соңгы 100 елда тумаячак. Шуңа күрә Илһам Шакиров премиясе кимендә Тукай премиясе белән бәрабәр булырга тиеш. Аннан да югары була алмаса да, ким булмасын. Тукайның үз чоры, Илһам Шакировның үз чоры бар.
Бәясен әйтмәсәк күңеллерәк, әйтү – оят. Шулчаклы зур кешенең исеме белән бигрәк вакланабыз. Аның өчен көрәш барырга тиеш, аның өчен ярыш булырга тиеш.
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/salavat-fatxetdinovtan-zurnalistlarga-lekciya-5855159
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев