erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сания Хәлиуллина: Таһир Якуповның исемен үзе исән вакытта ук оныттылар

Татарстанның атказанган артисты Таһир Якуповның бертуган апасы Асия Якупованың классташы Сания Хәлиуллина җырчының исемен үзе исән вакытта ук оныттылар дип саный.

«Гастрольдә йөргәндә, «Таһир җырлый» дип, халык агылып килсә дә, Таһирның хезмәт хакы бик кечкенә булган, аны исәпкә дә санамадылар. Таһир вафат булганнан соң, түбәтәен күтәреп филармониягә бардым. Витринагызга куя алмассызмы, дидем. Кызганыч, урын юк, дип, алмадылар. 13 ел Таһирның әйберләрен сакладым: шифоньердан алып гастрольдә үзе белән алып йөрткән үтүгенә кадәр. Хәзер алар Теләченең туган як музеенда», - диде ул «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сания Хәлиуллина Таһир Якуповның Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә җырлавын, аннан соң филармониянең эстрада бүлегендә эшләвен искә алды. «Эстрада юнәлешенә китеп Таһир ялгыш эшли», – диделәр. Ансамбльдә генә каласы булган икән үзенә. Филармониядән эшеннән куылгач, 80нче мәктәп янында хатыны Гүзәл белән көнбагыш саттылар», - диде ул.

  • Таһир Абдулла улы Якупов – 1946 елның 13 маенда Казанда гади эшчеләр гаиләсендә дөньяга килә. Сәхнәдәге иҗат юлын Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә (1964–1973 еллар) башлый. Соңрак филармониянең эстрада бүлегендә (1973–1982 еллар) җырчы-солист була. 1999 елның 2 ноябрендә вафат. Казанның Яңа бистә Татар зиратында җирләнгән.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/saniya-xaliullina-tahir-yakupovnyn-isemen-uze-isan-vakytta-uk-onyttylar-5871011

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев