Реклама
Яңалыклар
Сарай-Чокырча мәчетенә – 110 ел
Узган шимбәдә Сарай-Чокырча авылы мәчете төзелүгә 110 ел тулды. Бер караганда күп тә түгел кебек, әмма ул чорның бер елы ун елга торырлык, күпме вакыйгалар сыйган аңа!
Узган шимбәдә Сарай-Чокырча авылы мәчете төзелүгә 110 ел тулды. Бер караганда күп тә түгел кебек, әмма ул чорның бер елы ун елга торырлык, күпме вакыйгалар сыйган аңа! Әлеге бина, манарасыз калып, 62 ел мәктәп булып хезмәт иткән. Динне күпме генә юк итәргә тырышсалар да, мәчетне яңадан торгызучыларның күбесе шушы мәктәпне тәмамлаучылар.
– Авылның имамы Васил абый Минһаҗев (урыны оҗмахта булсын) мәчетне яңадан торгызып булмасмы дип, минем янга менде, – дип сөйләде Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина тантанада ясаган чыгышында. – Бу турыда “Курса МТСы” хуҗалыгы җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов белән дә сөйләштек. “Бер мәчетебез дә юк бит, әйдә тотынып карыйк”, – диде ул. Шушы авылда туып-үскән Инил Габделхаковка рәхмәт, аның ярдәме зур булды, әле дә ярдәм итеп тора.
Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин, Татарстан Республикасы баш мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллин, Арча районы мөхтәсибе Әмир хәзрәт һәм башка кунаклар, авыл халкы катнашты.
– Без бәхетле кешеләр, – диде Арча районы мөхтәсибе Әмир хәзрәт. – Республикада иң зур мөхтәсибәт без – 85 мәчетебез бар. Тагын Югары Курса, Яңа Ашыт авылларында мәчетләр төзелеп бетеп килә. Мәчетләр авылны ямьләндереп торучы Аллаһ йортлары, аларның ишекләре бервакытта да ябылмасын.
Әлеге бәйрәмдә балалар чыгышы аеруча дулкынландырды, алар азан да әйтә, догалар да укый, шигырьләр дә сөйли. Ильяс Халиков башкарган дини җырлар йөрәкләргә үтеп керде.
– Безнең бабаларыбыз бик зирәк булган, алар мәчетне авылның нәкъ уртасында төзегән, – диде Инил Габделхаков.
Бәйрәмдә катнашучыларны авылның ямьле чишмәсе буенда тәмле ашлар белән сыйладылар.
Ильяс Фәттахов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев