Шушмабашка ярминкәгә бардым
Махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләргә ярдәм итү йөзеннән оештырылган ярминкәләр болар.
Үз күзләрем белән күреп кайтасым килде. Ярминкәләр турында мәктәпләрдән хәбәрләр килеп тора. Кызыктыралар
Махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләргә ярдәм итү йөзеннән оештырылган ярминкәләр болар.
Әй, ярминкә ярминкә инде, нәрсәсенә исегез китә, диючеләр дә булыр. Ашыкмыйк, җәмәгать! Хәзер сөйлим.
Мәктәптә директор Рәзилә Шәймәрданова каршы алды. Бергәләп ярминкә мәйданына киттек. Һәм... икенче дөньяга килеп эләккәндәй булдым. Дәртле музыка яңгырап тора: үз товарларын тәкъдим итүчеләр, сатып алучылар – укучылар, укытучылар, әти-әниләр мәш килә. Авыл халкы да шунда. Мәктәп балаларын күр син, кулларында тәмле сулар, кабартма, печеньелар. Йөзләре шатлык-сөенечтән балкыган, телләрендә шук сүз. Сыйланып китеп баргач, тагын әйләнеп киләләр. Кесәдә әти-әни, әби-бабай биргән акча бар бит әле... Кирәк әйбереңне сатып алырсың, шулай итеп, бездән махсус хәрби операциядә хезмәт итүче абыйларыгызга ярдәм булыр, диеп биреп җибәргән бит инде алар акчаны.
Әнә, 11нче сыйныф укучысы Ислам Хәлиуллин: “Болай булыр дип үзем дә көтмәгән идем, – ди. – Нинди генә ризыклар юк монда, әти-әниләр тырышкан, нәрсә генә әзерләмәгәннәр, һәркайсы кызыктырып тора, мин үзем, мәсәлән, 40 сумнан ике кисәк пицца алып ашадым, бик тәмле булды, рәхмәт. Безнең әни (Гөлназ) ярминкәгә үзе әзерләгән маринадланган кыяр, кышкы салатлар, слива компоты биреп җибәрде. Мин бик рәхмәтле әниемә. Безнең сыйныфның тәм-томнар куелган үз өстәле бар монда. Күбесе сатылып бетте инде. Әнә теге бүлмәдә башлангычлар ярминкәсе, алар ярминкәне әти-әниләр белән бергә үткәрәләр”.
Ул бүлмәгә дә үттек. Уртада түгәрәкләп куелган өстәл артына утырып, рәхәтләнеп сыйлана аласың. Башлангычлар “өстәл”не буш тотмыйлар. Берсе килә, берсе китә... Татлы сулар, майда пешкән кабартма, вак бәлеш, кош теле, чәкчәк белән сыйланалар. Сатуда чыршы сагызына кадәр бар. Сагызны Шекә авылыннан Резедә Абдуллина әзерләп алып килгән. Менә ул ниләр сөйләде: “Безнең балалар 6нчы һәм 1нче сыйныфта укыйлар. Бүген ярминкәгә чыршы сагызын һәм камыр эченә сосиска төреп әзерләп алып килдек. Безнең электән Мәрьямбикә әбиебез сагызны эретеп ясаган, аннан бу һөнәр Мәүлет әтигә күчкән. Әбиебез элек-электән сагыз эретү буенча авылда дан тоткан. Бүген сагыз эреттем дигән хәбәр таралуга, авыл кешесе килә торган булган. Әти әби һөнәрен дәвам итеп, бүген дә сагыз кайната. Бу эшкә үзем генә тотынырга куркам әле, чөнки бик нечкә эш. Шунлыктан әти белән бергә башкарабыз. Агачтан сагызны дөрес итеп җыярга кирәк. Сыткый сагыз керсә, сыйфаты югала, тешкә ябыша торган була, чәйнәп булмый. Агачта эреп төшкән сагызны алмаска, буын-буын булып торган каты сагызны гына җыярга. Урманнан чыршыдан җыябыз. Буй җиткәнчә, түбәннән дә, биектән дә. Эретеп, сөзеп, билгеле бер формага китереп, тиз арада катырасың. Без бүген ярминкәгә алтмышны алып килдек. Алып бетерделәр. Берничәсе генә калды”. Шул калган берничәнең (өчәү) һәркайсын 10 сумнан мин алдым. Тагын нәрсә сатып алдыгыз диярсез. 10 сумнан май кабартмасы, 20 сумнан слойкалар – пакет тулды. Өйгә малайларның иптәшләре дә килә. Сыйлансыннар, дидем. Һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга аз булса да ярдәмем тисен.
4нче сыйныф укытучысы Фәридә Сөнгатуллина балалар белән мәш килә. “30 елдан артык башлангычларны укытам, – дип сөйләде ул. – Әле менә ике көн элек кенә мәдәният йортында махсус хәрби операция өчен челтәр үрдек. Максатыбыз изге: балалар, әти-әниләр белән башкарган эшләребез җиңүгә алып барсын, ир-егетләребез исән-сау туган якларына әйләнеп кайтсын иде! Мин ярминкәгә өйдә ясаган компотларны алып килдем. Класста ярминкәдә катнашмаган бер генә әти-әни дә калмады. 2шәр, 3әр төрле ризык әзерләгәннәр. Класста ун бала. Мондый ярминкәне һәр елны үткәрергә кирәк икән дигән фикергә килдек. Әнә, күрәсез, балаларны финанс исәпләвенә өйрәтү өчен дә кирәк бу сату-алулар. Акчаларын бирәләр, исәплиләр...”.
Форсаттан файдаланып, “Арча хәбәрләре” газетасына язылуны да оештырдылар. Почта хезмәткәре Фирая Шәяхмәтова матбугатка яздырды. Укытучы Гөлшат Таҗетдинова: “Бүген мәктәпкә килеп яздыру бик җайлы булды әле, – дип сөйләде. – Бер уңайдан “Арча хәбәрләре”нә язылдым. Район газетасын даими рәвештә алабыз. Район тормышын белеп торырга кирәк. Мин үзем беренче сыйныфларның класс җитәкчесе. Бүген ярминкәдә матур итеп өстәл әзерләдек, фотоларга төштек, җырладык. Үзем дә ярминкәдән пешкән ризыклар сатып алдым. Ә сатуга бөтнек, лимон кушып ясалган бик тәмле чия компоты алып килдем. Бер стаканы ун сумнан сатылды. Балалар бик яратып эчтеләр”.
Каз канатлары сатып алган Ленар Хәлиуллин белән дә сөйләшеп алдык. “Минем ике улым да Шушмабаш мәктәбендә укый, – дип сөйләде ул. – Безнең гаилә, иптәшем Альмира ярминкәгә баллы торт ясады. Ярминкәдә үзегез теләгән әйберне сатып алырсыз дип, малайларга акча бирдек. Әлегә үзем 30ар сумнан өч каз канаты алдым. Бал кортлары тотабыз, шуның өчен кирәк”.
Сумкаларын тутырып, бер төркем хатын-кызлар чыгу ишегенә юнәлде. “Северный” хуҗалыгы бухгалтериясе хезмәткәрләре булып чыкты алар. “Бик бай ярминкә, арзан да, – дип мактадылар. – Мәктәпкә бик зур рәхмәт инде, шундый ярминкә оештырганнары өчен”. Арадан берсе 1 мең сумлык әйбер алдым, дип тә әйтте. Бухгалтериядә эшләп, пенсиягә чыккан Мөнәвәрә Мөхәммәдиева да монда. “Кабартмалар, гөмбә алдым”, – дип, ярминкәдә йөрүен дәвам итте ул.
Амбулаториядә эшләп, пенсиягә чыккан Фәйрүзә Бариева да килми калмаган. “Аз булса да өлешебез керсен дидем, – дип сөйләде. – Менә мин эшләгән амбулатория хезмәткәрләре дә ярминкәгә килгән. Мәктәптә 3нче класс-та безнең онык Эльмир укый. Күрәм, балалар кыяр белән суган пирожкиен да үзгә ризык дип яратып алалар”.
Ике баласы да шушы мәктәптә укучы Рамилә Сәләхова үз товарын тәкъдим итә. “Баллы торт пешереп, винегрет ясап, бүлгәләп, бер кешегә җитәрлек савытларга салып алып килдем. Үзегез күрәсез, савытта булгач, бик уңайлы, яратып алалар. Өйдән алып килгән компотны да яратып эчәләр”, – диде.
Сатуда ни генә юк: юкә чәчәге, карлыган, лимон, апельсиннан ясалган иммунитет кайнатмасы, кипкән алма, помидор, татлы борыч...
Илдус авылыннан 7 бала әнисе Гөлгенә Хәбибрахманова белән дә сөйләштек. 4 баласы шушы мәктәптә белем ала. “Мондый зур ярминкә оештыру – бу бик зур хезмәт, бик зур хөрмәт, сөбханалла, җыелган хәйрия акчалары егетләребезгә барып ирешсен, – дип теләде ул. – Үзем, менә күрәсез, ярминкәдән сумка тутырып әйбер алдым. Маринадланган гөмбә, пешкән камыр ризыклары...”.
Соңыннан мәктәп директоры Рәзилә Шәймәрданова: “Ярминкәдән 39 мең сумга якын акча керде”, – диде.
Шушмабаш мәктәбендә әнә шулай шау-гөр килеп ярминкәләр үтеп китте. Өч урында: башлангычлар, урта сыйныфлар һәм югары сыйныфлар белән оештырылды ул. Максаты изге. Тарихка кереп кала торган көн булды ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев