erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сырганак депрессиядән саклый

Сырганак куа­гында бәхет һәм шатлык гормоны – серотонин да табылган. Ул исә организмны депрессиядән саклый. Сырганак С витаминына бай булуы белән данлык­лы (100 гр җимештә ул 200-316 мг). Моннан кала аңарда А, В1, В2, В3, В5, В6, В9, С, Е, К һәм РР витаминнары да бар. Тимер, калий, магний, кальций, фосфор, натрий, алюминий, кремний кебек минералларга, биологик актив матдәләргә дә бай. Сырганак куа­гында бәхет һәм шатлык гормоны – серотонин да табылган. Ул исә организмны депрессиядән саклый.

Файдалы үзлекләренә килгәндә, аларны санап бетереп булмый: иммун системасын, йөрәк-кан тамыр­лары эшчәнлеген яхшырта, салкын тиюдән саклый, ютәлне бетерә, организмнан токсиннарны һәм шлак­ларны чыгара, гипертониядән булыша, ашкайнату сис­темасын, матдәләр алмашын яхшыр­та, калкансыман биз эшчәнлеген көйли, стоматитны дәвалый, нерв сис­темасын тынычландыра.

Көненә 100әр грамм сырганак җимешен генә ашасагыз да, иммунитетыгызны ныгытырсыз, организмыгызны витаминнарга баетырсыз.

Аны шикәр комы белән сытып, чәйгә кушып та эчәргә була.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ничек кенә файдалы булса да, сырганакны бавыры авырткан, ашказаны җәрәхәте һәм унике илле эчәк булган, панкреатит, холецистит, бөердә һәм сидек куыгында ташлар булганда сак кулланырга кирәк.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X