erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Тагын фаҗига: 20 яшьлек егет суга батып үлгән

Кичә кич Алабугада Шишкин буасында бер егет суга батып үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Коткару номерына кеше батуы турындагы хәбәр 17 сәгать 38 минутта кергән. Фаҗига урынына ЗПСО-5 коткару төркеме чыккан. Егетнең гәүдәсен кичке тугызга чаклы эзләгәннәр. Ул су төбендә өч метр тирәнлектә була. 
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге урын коену өчен җиһазландырылмаган. Буа янында коену тыелу турында аншлаглар эленеп тора.
Коткаручылар махсус билгеләнгән урыннарда гына су коенырга киңәш итә. Суда үз-үзеңне тоту һәм куркынычсызлык чараларын үтәүгә саксыз мөнәсәбәт еш кына бәхетсезлек очракларына, кешеләр үлеменә китерә.

Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/20-yashlek-eget-suga-batyp-lgn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре