erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Талпаннар сезоны башланды: Татарстанда беренче талпан тешләү очраклары теркәлде

Татарстанда язгы табигать уянуы белән бергә, талпаннар активлыгы да күзәтелә башлады. Республикада быелгы сезонның беренче очраклары инде рәсми рәвештә теркәлгән.

Республика Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматларына караганда, беренче талпан кадалу очрагы 2026 елның 25 мартында Биектау районында теркәлгән. 27 мартка медицина оешмаларына мондый мөрәҗәгатьләр саны җидегә җиткән. Алар Биектау, Әлмәт, Азнакай, Яшел Үзән, Норлат районнарында, шулай ук Казан шәһәрендә яшәүче бер кешедә ачыкланган. Соңгы очракта талпан Сочида кадалган. Бу хакта ТР Роспотребнадзор идарәсенә сылтама белән “Татар-ифнорм” хәбәр итә.

Белгечләр фикеренчә, күпчелек очраклар табигать кочагында — урманга барганда, бакчада эшләгәндә яки этләрне йөрткән вакытта теркәлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев