erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Танылган алып баручы Михаил Зеленскийның үлем сәбәбе аталган

Телевидение алып баручысы инсульт нәтиҗәсендә үлде, дип хәбәр иткән "Вести ФМ".

Телевидение алып баручысы Михаил Зеленский 47 нче яшендә үлде, беренчел мәгълүматлар буенча, инсульт нәтиҗәсендә. Бу хакта "Вести ФМ" радиостанциясенең Telegram-каналында хәбәр ителә.

"Бар да кинәт кенә килеп чыкты. Ул Доминиканада ялда иде, үзен начар хис иткән. Табиблар коткарырга тырышып караган, ләкин булдыра алмаганнар. Беренчел мәгълүматлар буенча - инсульт", - диелгән хәбәрдә.
 
Михаил Зеленский 1997 елдан 1999 елга кадәр "Радио России - Ностальжи" һәм "ТВ Центр" телеканалында мәгълүмати программалар алып баручы булып эшләгән. 1999 елда "Россия" телеканалында "Вести" программасының көндезге чыгарылышларын алып барган. 2001 елда "Вести-Москва" программасының алып баручысы, ә 2006 елдан - "Россия-24" телеканалының әйдәп баручысы булды, аннары "Мәдәният" телеканалында эшләде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tanylgan-alyp-baruchy-mikhail-zelenskiyny-lem-sbbe-atalgan

фото из https://pronedra.ru/raskryta-predvaritelnaya-prichina-smerti-televedushhego-mihaila-zelenskogo-632580.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X