erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Татар-информ» журналисты Зилә Мөбәрәкшина Франция журналистына интервью бирде

«Татар-информ» журналисты Зилә Мөбәрәкшина БРИКС саммиты уңаеннан «Казан Экспо»да оештырылган матбугат үзәгендә Франция журналисты Жорж Кузмановичка Татарстан һәм татар халкы турында сөйләде.

Жорж Кузманович You Tube видеохистингында «Fréquence Populaire» каналында төрле кешеләрдән интервьюлар ала.

«Мин монда булуыма бик бәхетле, чөнки халыкара чаралар алай еш узмый. БРИКС саммитына бик күп кеше җыелган: журналистлар, килгән кунаклар, делегацияләр һәм БРИКС илләре лидерлары», – дип билгеләде Зилә Мөбәрәкшина.

Чит ил журналисты Казан турында фотолардан һәм видеолардан гына күреп белүе, әмма Интернетта бирелгән мәгълүматның чынбарлыктан аерылуын билгеләп, Татарстан һәм татар халкы турында сөйләргә сорады. «Без мондый матур, чиста шәһәрне күрербез дип көтмәгән идек. Кешеләр дә бик игелекле. Сезнең Татарстанда үсеш дәрәҗәсе бик югары. Сез моңа ничек ирештегез?» – дип сорады ул.

«Бездә Универсиада, Футбол буенча дөнья чемпионаты, Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты кебек халыкара чаралар уздыру тәҗрибәсе бар. Бездә күп үзгәрешләр булды, күпсанлы спорт комплекслары төзелде. Сүз уңаеннан, Казанның инде спорт державасы булып саналуын әйтергә була. Биредә спортны үстерү өчен бик күп эшләр башкарыла. Шулай ук безнең милли спорт төре – «көрәшебез» булуын да әйтеп узасым килә», – диде «Татар-информ» журналисты.

Ул Татарстанның бай мәдәниятен, тарихын һәм дус-тату яшәүче милләтләрен дә искә алды.

«Татарстанда биналарны реконструкцияләүгә күп акча бүленә. Бездә зур кыйммәткә ия булган тарихи биналар күп, бу халкыбызның бай мәдәни мирасы турында сөйли. Мин барыгызга да Казанны – Россиянең уникаль шәһәрен килеп күрергә киңәш итәм, бездә төрле милләт, дин кешеләре дус-тату яши. Татарстан – күп гасырлык тарихы булган төбәк. Алтын Урда, Бөек Болгар дәүләте, Казан ханлыгы – безнең тарихыбыз, татар тарихы, хәзер инде Россия тарихы», – дип билгеләде ул.

Зилә Мөбәрәкшина француз журналистына Казан федераль университетының Татар халык хоры белән төрле илләрдә һәм шәһәрләрдә чыгыш ясавы, шул рәвешле татар мәдәниятен популярлаштыруга өлеш кертүләре турында да әйтте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Без татар теленнән тыш, француз, итальян, латин һәм рус телләрендә дә чыгыш ясарга тырышабыз. Төрле яклап үсәбез, әмма үз халкыбызның гореф-гадәтләрен, кыйммәтләрен онытмыйбыз», – диде ул.

Соңыннан ул татар халкының рәсми булмаган гимнын – «Туган тел» җырын башкарды. Тулы видеоны әлеге сылтама аша кереп карарга була. Хәбәр чыккан вакытка интервью 8 меңнән артык карау җыйган.

Жорж Кузманович видео франзуц халкында татар халкы белән бик зур кызыксыну тудыруын билгеләде. «Сез безнең массакүләм мәгълүмат чараларында бик зур кызыксыну уяттыгыз. Бик күп кеше уңай комментарийлар язды! Франция халкы үзе өчен Татарстан Республикасын һәм татар полифоник җырларын ачты», – дип, хәбәр итте ул.

Видеоролик астында: «Шундый гүзәл татар кызы! Тавышы да искиткеч» кебек комментарийлар да шактый күп.

Камилә Билалова

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatar-inform-zurnalisty-zila-mobaraksina-franciya-zurnalistyna-intervyu-birde-5895285

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев