erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар кызын чечен егетенә кияүгә урлаганнар: әнисе кызын кайтаруларын сорап Рамзан Кадыйровка мөрәҗәгать иткән

Татар кызын чечен егетенә кияүгә урлаганнар. Хәсрәткә баткан ана Рамзан Кадыйровка мөрәҗәгать иткән Түбән Новгород өлкәсенең Олы Рбишча авылында яшәүче Зөлфия Абделкадыйрова Чечня Башлыгы Рамзан Кадыйровка кызын кайтаруда ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать иткән.

Аның видеоязмасы NN.Ru. басмасында дөнья күргән. "Хөрмәтле Рамзан Әхмәтович, 20 ноябрьдә кичке сәгать биштә безнең ихтыярга каршы, әти-әни ризалыгыннан башка кызыбызны алып киттеләр. Ул - Абделкадыйрова Камилә Камил кызы. 1999 елның 16 маенда туган. Кызыбызны кайтаруда ярдәм итүегезне сорыйбыз», - ди Зөлфия ханым. Камилә 20 ноябрьдә юкка чыккан, туганнары аны Түбән Новгородта эзләргә кирәк, дип уйлаган. Әмма 24 ноябрьдә кыз үзе элемтәгә чыккан һәм Instagram социаль челтәрендәге туры эфирда үзе белән бар да тәртиптә, дип сөйләгән. Камилә сүзләренчә, ул Чечняда, анда әйбәт кешегә кияүгә чыккан. "Сәлам барыгызга да. Минем белән барысы да әйбәт, минем хакта начар уйларга кирәкми. Мин йөремсәк түгел, ә нормаль кыз. Мин шундый яхшы кешегә кияүгә чыктым" - ди кыз. Кызның кайдалыгы һаман да төгәл билгеле түгел, эзләүләр дәвам итә, дип яза Кызыл таң.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/tatar-kyzyn-chechen-egeten-kiyag-urlagannar-nise-kyzyn-kaytarularyn-sorap-ramzan-kadyyrovka-mrgat-itkn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X