Татар теленнән имтихан тапшырырга теләүчеләр саны арткан
Узган ел 4 мең булса, быел алар 5 меңнән артык. Республикада 9 нчы сыйныф укучылары арасында татар теленнән имтихан тапшырырга теләүчеләр арткан. Тамчыдан күл җыела. Кирәк булгангамы бу, әллә күңел кушкангамы? Мәктәпләрдә туган телгә карата мөнәсәбәт ничек? «ВТ» хәбәрчесе татар теле дәресләре һәм сынаулары турында сорашты. © Ватаным Татарстан. Сәрия Мифтахова
Имтихан тапшырырга теләүчеләр артуның сәбәбе нидә? Бу сорауга Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының милли бүлегендә ачыклык кертергә тырыштык. «Төгәл саннар база ябылгач кына билгеле була әле. Татарстанда туган телләргә игътибар арту, методик база камилләшүгә бәйле дип уйлыйм», – дип, сүзне кыска тотты бүлек җитәкчесе Энҗе Гыйззәтуллина.
Арча районының Апаз мәктәбендә быел татар теле сынавын биш укучы тапшырырга җыена. Ел саен берничә бала сайлый, яхшы нәтиҗәләр белән куандыралар икән. Анда 5–9 нчы сыйныф укучылары атнага 3 сәгать татар теле, 1 дәрес әдәбият укый. 10–11 нче сыйныфта икесенә 3 сәгать керә.
– Авыл мәктәпләрендә хәзер балалар күп түгел. Быел 9 нчы сыйныфны сигез бала тәмамлый. Шуларның бишесе туган телдән сынау бирәчәк. Телгә мәхәббәт уяту безнең район башлыгыннан ук килә. Ул татар телен үстерү, саклауга зур игътибар бирә. Очрашуларда еш кына: «Укучыларыгыз татар телен яхшылап өйрәнсен, имтиханнар тапшырсын», – ди. Бездә сыйныфлары белән татар телен сайлаучылар да бар, – ди 32 ел буе татар теле һәм әдәбият укыткан Алсу Фәйзиева.
Яшерен-батырын түгел, хәзер авылларда да балалар русча сөйләшә. Шуңа күрә аларның туган телне ни дәрәҗәдә белүе белән дә кызыксындык.
– Без бит – татар мәктәбе. Укучыларыбыз татар телен белә. Әмма соңгы вакытта 1 нче сыйныфка килүче балалар русча сөйләшә. Бу инде – аларның тугач та русча мультфильмнар каравы нәтиҗәсе. Без аларны татарчага өйрәтәбез. Укый-укый, телләре камилләшә, – ди ул.
Казанның 155 нче гимназиясендә 9 нчы сыйныфта быел 105 укучы белем ала. Барысы да татар телен туган тел буларак өйрәнә. Шуларның 23 е татар теленнән имтихан тапшырачак.
– Дәресләр саны җитми. 3 сәгать татар теле, 1 сәгать әдәбият керә. Бер дәрес кенә булгач, әдәбияттан барлык әсәрләрне дә укып бетерә алмыйбыз. Бу бик аз, – диде татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Хәйруллина.
Башкаланың 117 нче рус мәктәбендә быел дүрт укучы татар теленнән белемен сынап караячак. Былтыр андыйлар берәү дә булмаган.
– Берсе дә киләчәктә татар теле юнәлешендә укырга керергә җыенмый. Татар телен беләбез бит, белемебезне сынап карыйк әле, диделәр, – ди укытучылары Фәния Гаязова. – Балалар татар телен өйрәнүгә каршы түгел алар. Теләкләре бар. Тик әти-әниләре генә аңлап бетерми. «Татар теле модада түгел. Аның белән кая барып була?» дигән фикер яши. Вузга укырга кергәндә кирәкми, имтихан тапшырасы юк. Ихтыяҗ булмаганны күреп торалар. Дәресләр саны елдан-ел кими. Шуңа күрә без – укытучылар гына моның белән көрәшә алмыйбыз. Күрәсез бит инде, үзләре авылдан килгән ата-аналар татарча сөйләшми. Шундый бер укучым бар. «Өйдә татарча сөйләшергә телим, тик аралашырга кеше юк», – ди. Бу вазгыятьтән чыгу юлы юк. 1 нче сыйныфта саф татар баласы рус теле төркемендә утыра икән, без нәрсә эшли алабыз? Укытучылар әти-әниләрне туган телне сайларга мәҗбүр итә алмый. Нибары 35–40 проценты гына татар телен туган тел буларак сайлый. 1 нче сыйныфтан ук рус төркеменә биреп, без татарча сөйләшергә теләге булган балаларны югалтабыз. Барысы да шуннан башлана.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/03/164002/
© Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев