erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстан 2025 елда хезмәт хаклары үсеше темплары буенча лидер дип танылды

Татарстан Республикасы 2025 ел йомгаклары буенча Россия төбәкләре арасында хезмәт хакларының иң югары үсешен күрсәтте.

РИА Новости тикшеренүләреннән күренгәнчә, төбәктә уртача хезмәт хакы 20% ка арткан, бу ил буенча рекордлы күрсәткеч булган.

Экспертлар билгеләп үткәнчә, тулаем Россия хезмәт базары узган ел структур яктан хәле башкача булган: рекордлы түбән эшсезлек фонында кадрлар өчен конкуренция көчәйгән, бу халыкның керемнәре үсешенә китергән. Илдә уртача хезмәт хакы бер ел эчендә 13,5% ка артып, 100 мең сумнан артып китте.

Регионнар буенча керемнәрдәге аерма сизелерлек кала. Иң югары уртача хезмәт хаклары Чукоткада теркәлгән-якынча 215 мең сум, иң түбәне – Ингушетиядә, анда күрсәткеч 45 мең сумга җитми.

Тикшеренү мәгълүматлары буенча, илнең 64 төбәгендә иң күп түләнә торган тармакларда хезмәт хаклары инде 100 мең сумнан артып китә, бер ел элек мондый субъектлар 39 иде.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев