Татарстан башкаласында «Чайка» ны сатуга куйганнар
Казанда 42 еллык автомобильне саталар
Татарстан башкаласында 1983 елгы ГАЗ-14 «Чайка» ны сатуга куйганнар.
Өстәвенә, 42 еллык машинаның йөреше 20 мең чакрым тәшкил иткән.
Сайтларның берсендә бастырылган белдерү нигезендә, совет заманындагы автомобиль капоты астында 5,5 литр күләмендәге һәм 220 ат көчендәге двигатель урнаштырылган. Кара төстәге седанда тизлек тапшыру тартмасы автоматик тора. Шулай ук салонда – күн утыргычлар куелган.
7 урынлы седанның максималь тизлеге сзгатенә 175 чакрым.
«Чайка»ның бәясе - 2,5 млн сум.
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев