erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Дәүләт торак инспекциясе җылылык өчен түләү арту сәбәпләрен аңлатты

Кайбер татарстанлылар, декабрьдәге түләү кәгазьләрен 2020 елның ноябрендәге түләүләр белән чагыштыргач, җылылык бәясенең 30-40 процентка артуын ачыклаган.

Бу җылылык куллануның артуы һәм тариф үсеше белән бәйле, дип аңлатты Татарстан Дәүләт торак инспекциясе башлыгы – Баш дәүләт торак инспекторы Сергей Крайнов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

«Декабрьдә «Казэнерго» һәм «Татэнерго»да җылылык белән тәэмин итү хезмәте өчен түләү 6,5 процентка артты. Шул ук вакытта, кайбер фатирларда ул сизелерлек булды. Җылылык өчен түләү коммуналь ресурс берәмлеге бәясе һәм аны куллану күләмен исәпкә алып билгеләнә», - дип искәртте ул.

Спикер билгеләп үткәнчә, Татарстан Дәүләт торак инспекциясе тикшерү үткәргән һәм түләү кәгазендәге саннарның арту сәбәбен ачыклаган. Аның сүзләренчә, түләү ике сәбәп белән арткан: беренчедән, тариф үскән, икенчедән, декабрь ае ноябрьгә караганда салкынрак булганлыктан кулланылган җылылык күләме дә арткан.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Татар-информ» агентлыгы Татарстанда декабрь аенда коммуналь түләүләрнең уртача 9 процентка артачагы, яңа тарифларның 1,5 елдан артык гамәлдә булачагы хакында элегрәк хәбәр иткән иде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-daulat-torak-inspekciyase-ylylyk-ocen-tulau-artu-sabaplaren-anlatty-5867085

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев