erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстан елгаларында су куркынычсыз дәрәҗәдә

19 март 2026 ел, Татарстан. Республика елгаларында су дәрәҗәсе хәзерге вакытта куркыныч билгеләрдән түбән саклана. Бу хакта Россия МЧСы Татарстан буенча Баш идарәсе хәбәр итә.

 

Соңгы тәүлектә күпчелек елгаларда су кимүе күзәтелгән. Кайбер урыннарда ул 1–8 сантиметрга төшкән. Аерым алганда,  Зәй елгасында су дәрәҗәсе 20 см га, ә Үләмә елгасында 31 см га кимегән.

Шул ук вакытта берничә елгада бераз күтәрелү теркәлгән. Шушма, Бөрсет, Минзәлә, Ык һәм Сөн елгаларында су 1–5 см га арткан. Кече Чирмешән елгасында исә күтәрелеш 14 см тәшкил иткән.

Республика буенча су күрсәткечләре әле дә ташу куркынычы дәрәҗәсенә җитмәгән. «Елгаларда су дәрәҗәсе куркыныч билгеләрдән түбән кала», — дип белдерделәр МЧСның төбәк идарәсендә.

Шул ук вакытта язгы ташуга әзерлек мәсьәләсе контрольдә кала. Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин сүзләренә караганда, быел язгы ташу көчле булу ихтималы бар. Моңа кышкы чорда явым-төшем күләменең климатик нормадан артып китүе сәбәпче.

Республикада язгы ташуга әзерлек кысаларында 513 млн сум акча каралган. Тиешле хезмәтләр елгалар торышын даими күзәтеп бара.

Халыкка оператив мәгълүматны рәсми чыганаклардан күзәтеп бару тәкъдим ителә.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре