erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстан һәм тагын алты төбәк мәктәпләр төзелеш өчен 4,5 млрд сум акча алачак

Россия Хөкүмәте бюджеттан бушаган 4,5 млрд сумны төбәкләрдә яңа мәктәпләр төзелеше өчен бирәчәк.

Бу акча Татарстан, Төньяк Осетия, Приморье крае, Ингушетия, Якутия, Пенза һәм Владимир өлкәләре арасында бүленәчәк. Бу хакта Кабинетның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бу акча төбәкләргә заманча һәм яхшы җиһазландырылган тугыз гомуми белем бирү оешмасын төзеп бетерергә һәм укучыларга 8 мең урын булдырырга ярдәм итәчәк. Бу балалар өчен сыйфатлы белемне үтемле итәргә булыша», – диде Россия Премьер-министры Михаил Мишустин.

Ул искәрткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин илнең барлык төбәкләрендә дә балалар өчен белем бирүнең яхшырак шартларын тәэмин итү планнарын төгәл үтәргә кирәклеген берничә мәртәбә әйткән.

Алдарак Татарстанның Төзелеш министрлыгында республикада илкүләм проект буенча төзелә торган 11 мәктәпнең әзерлеге 50 проценттан артып китте дип хәбәр иткән иде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-ham-tagyn-alty-tobak-maktaplar-tozeles-ocen-45-mlrd-sum-akca-alacak-5871016

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев