erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстан яшьләренә яңа мөмкинлекләр: 2025 елда 15 меңнән артык егет-кыз эш белән тәэмин ителгән

Татарстанда яшьләрне эшкә урнаштыру, проектлар һәм грантлар аша үсеш мөмкинлекләрен киңәйтү юнәлешендә системалы эш алып барыла.

Татарстанда яшьләр сәясәте кысаларында тормышка ашырылучы «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты яшь буынга белем алу, эш табу һәм иҗтимагый активлык өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән. Аның «Яшьләр өчен мөмкинлекләр» федераль кампаниясе кысаларында яшьләргә төрле юнәлешләрдә ярдәм күрсәтелә.

Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2025 елда республикада 15 меңнән артык яшь кеше эшкә урнаштырылган.

Татарстанның студентлар хезмәт отрядлары эре предприятиеләр белән уртак проектларны гамәлгә ашыруны дәвам итә. Алар арасында «КАМАЗ», «Алабуга Строй», «Алабуга Композит» һәм «Алабуга Топ» кебек җитештерү мәйданчыклары бар.

«Алабуга» махсус икътисади зонасында студентлар отрядлары аеруча актив эшли. Биредә бер үк вакытта 1 941 студент-төзүче һәм 954 укучы хезмәт тәҗрибәсе алган.

Татарстан Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров республика яшьләренең федераль инициативаларда актив катнашуын билгеләп үтте.

Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә «Росмолодежь. Грантлар» бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә. Бу программа кысаларында 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр үз проектларын гамәлгә ашыру өчен 1 миллион сумга кадәр грант алу мөмкинлегенә ия.

Бәйге 18 юнәлешне үз эченә ала. Алар арасында иреклелек, экология, яшьләр медиасы, мәдәни инициативалар һәм иҗтимагый проектлар да бар.

Елның әһәмиятле вакыйгаларының берсе — Идел буе федераль округында узучы «ИВолга» яшьләр форумы. Ул Самара өлкәсендә үткәреләчәк.

Республикада мәдәни проектлар да актив тормышка ашырыла. Районнарда традицион «Созвездие – Йолдызлык» фестивале башланды. Ел саен әлеге фестиваль меңләгән талантлы балаларны һәм яшүсмерләрне берләштерә.

Фестивальнең финал гала-концерты, гадәттәгечә, апрель аенда Казанда узачак.

2026 елда Татарстан волонтерлары зур халыкара вакыйгаларда катнашырга әзерләнә. Аерым алганда, «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVII халыкара икътисади форумы өчен 650 волонтер җыю планлаштырыла.

Моннан тыш, 2 мең яшь кеше Екатеринбургта узачак Халыкара яшьләр фестивален оештыру эшләрендә катнашачак.

Республикада шулай ук «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирүенә волонтерлар җәлеп итү башлана. Узган ел әлеге эштә 600дән артык волонтер катнашып, кешеләргә парклар һәм скверлар сайлауда ярдәм иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев