erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан пенсия алды яшендәгеләргә өстәмә ярдәм чаралары булдырырга тәкъдим итте

Дәүләт Думасында халыкның мәшгульлеге турындагы законга үзгәрешләр карала.

Аңа Татарстаннан да тәкъдимнәр кертелде, шул исәптән пенсия алды яшендәге гражданнарга өстәмә ярдәм күрсәтүгә кагыла. Бу хакта Төбәктә иҗтимагый кабул итү бүлмәсенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге аккаунтында онлайн-трансляция вакытында РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова хәбәр итте.

«Бу бераз искергән закон, шуңа күрә беренче укылышта яңа төзәтмәләр кабул ителде. Хәзер законны икенче укылышка әзерлиләр. Татарстанда яшәүче инициативалы кешеләр, профсоюз лидерлары, Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы закон проектына кайбер өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертте, шул исәптән пенсия алды яшендәге гражданнарга өстәмә ярдәм күрсәтү буенча да», - диде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Спикер сүзләренчә, федераль министрлыклар һәм белгечләр әлегә бу тәкъдимнәргә бәяләмә чыгармаган. «Шуңа да карамастан, без пенсия алды һәм пенсия яшендәге гражданнар мәнфәгатьләрен яклыйбыз», - диде Ларионова.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-pensiya-aldy-yasendagelarga-ostama-yardam-caralary-buldyryrga-takdim-itte-5870848

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X