Концерт программалары «Россия – мөмкинлекләр иле» федераль проектының «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Яшьләр өчен Регион» яшьләр сәясәтен комплекслы үстерү программасы кысаларында гамәлгә ашырыла
Сентябрьдә Татарстан Республикасының яшьләр үзәкләрендә һәм авыл мәдәният йортларында Татарстан Республикасының атказанган артистлары – «Созвездие-Йолдызлык» театры солистлары, шулай ук шул исемдәге фестиваль хәрәкәтенең талантлы вәкилләре катнашында концертлар сериясе узачак. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Концертларда Татарстан Республикасының атказанган артистлары Владимир Шнитко, Илгиз Зәкиев һәм Әмир Әхмәдишин, шулай ук Зарина Хәсәншина, Илзирә Зарипова, Инсаф Ганибаев, Алексей Родионов, Камила Алескерова, Адилә Зиннәтуллина һәм Екатерина Ипполитова катнашачак.
Программага күп буыннар яраткан мәхәббәт, дуслык, тугрылык, табигать матурлыгы һәм кешелек мөнәсәбәтләре турында рус һәм татар телләрендә җырлар керәчәк, дип белдерделәр матбугат хезмәтендә. РАЙОННАР ИСЕМЛЕГЕ
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев