erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстан Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга рәхмәтен җиткерде

Рөстәм Миңнеханов Фәрит Мөхәммәтшинга: Кайда гына эшләсәм дә, сезнең ярдәмне тойдым

Бүген ТР Дәүләт Советының унтугызынчы утырышында парламент белән 30 ел җитәкчелек иткән Фәрит Мөхәммәтшин вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында игълан итте. Депутатлар аның карарын хуплады, бу сорау утырышның көн тәртибенә кертелде.

«Бүген гади көн түгел. Без сезгә ияләшкән идек инде, кая гына эшләсәк тә, сезнең ярдәмне тойдым. Районда эшләгәндә, сез Казанда эшләдегез. Иң авыр вакытта Фәрит Хәйруллович Хөкүмәтне җитәкләде, мин финанс министры идем. Кулга кул тотышып эшләдек. Фәрит Хәйруллович тарафыннан гел ярдәм, теләктәшлек тойдым», – диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

«Фәрит Мөхәммәтшинның абруе зур. Парламент эшеннән тыш, ул Татарстан халыклары ассамблеясе белән иҗтимагый эш, партия линиясе буенча да зур эш башкарды. Муниципалитетлар белән эшкә зур игътибар бирде», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе, шулай ук, Фәрит Мөхәммәтшинның хәләл җефете Луиза Әкрәмовнага мөрәҗәгать итеп, аңа рәхмәтен җиткерде. Фәрит Мөхәммәтшинның гаиләсе үрнәк булуында аның роле зур булуын билгеләп узды.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-farit-moxammatsinga-kaya-gyna-eslasam-da-seznen-yardamne-toidym-5920763

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев