erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан ЗАГСының элеккеге башлыгын өй арестына җибәрделәр

Чаллы шәһәр суды ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсенең элеккеге башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллинаны өй арестына җибәрде. Аңа «Вазыйфаи вәкаләтләрен арттыру» һәм «Мошенниклык» маддәләре буенча гаепләү белдерелә. Бу хакта судның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерү версиясе буенча, Нигъмәтуллина 2020 елның ноябреннән декабренә кадәрге чорда өченче категория белгечләренең банк счетларына гомуми суммасы 6 750 643 сумнан да ким булмаган акчаларны күчерү турында боерык биргән.

Моннан соң ул хезмәткәрләргә акчаларны ЗАГСның территориаль бүлекләре башлыклары Мирьякупов һәм Куприяновның кулына тапшырырга кушкан. Тегеләр исә, үз чиратында, акчаларны Нигъмәтуллинага биргән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бүген суд Гөлшат Нигъмәтуллинага карата 2024 елның 5 сентябренә кадәр өй аресты рәвешле чикләү чарасын сайлады.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-zagsynyn-elekkege-baslygyn-oi-arestyna-ibardelar-5890655

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев