Татарстанда 1 гыйнвардан торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә тарифлар артачак
Татарстанда Торак һәм коммуналь хезмәтләргә тарифларны 2026 елның 1 гыйнварыннан 1,7% ка күтәрәчәкләр
Бу хакта ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә Тарифлар буенча республика дәүләт комитеты рәисе Ренат Гайнетдинов хәбәр итте.
Кыйммәтләнү яңа елдан НДС ставкасының 22% ка кадәр күтәрелүе һәм керем бусагасының кимүе белән бәйле.
Шулай ук Ренат Гайнетдинов торак-коммуналь хуҗалык тарифларын индексацияләүне киләсе елның 1 июленнән 1 октябренә күчерү турында искә төшерде.
ЧЫганак: https://ntr-24.ru/news/society/137387-v-tatarstane-s-1-janvarja-povysjat-tarify-na-uslugi-zhkh.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев