erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда 2025 елда 28 мең оешма һәм шәхси эшмәкәр эшчәнлеген туктаткан

2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда 28 мең оешма һәм шәхси эшмәкәр эшчәнлеген туктаткан. Бу саннарны матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары, эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова хәбәр итте.

2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда 28 мең оешма һәм шәхси эшмәкәр эшчәнлеген туктаткан. Бу саннарны матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары, эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, республикада кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының гомуми саны 185 меңнән артып киткән. Әлеге тармакта 928 мең кеше эшли. 2025 ел дәвамында 35 меңнән артык хуҗалык итүче субъект теркәлгән, шуларның 33 меңнән күбесе – кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары.

Шул ук вакытта ел эчендә 28 мең оешма һәм шәхси эшмәкәр үз эшчәнлеген тәмамлаган. «Күбесенчә бу хуҗаларның үз карары белән бәйле. Моннан тыш, эшчәнлек алып бармау яки документларда ышанычсыз мәгълүмат ачыклану сәбәпле, теркәү органы карары белән дә реестрдан чыгару очраклары бар», – диде Наталья Кондратова.

Министрлык вәкилләре шулай ук керемнәрне легальләштерүгә һәм террорчылыкны финанслауга каршы көрәш кысаларында да кайбер оешмаларның ябылуын билгеләп үтте.

Чыганак: Татар-информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре