Татарстанда 2026 елгы юл сезоны башланды: юл ремонты һәм төзелеше өчен 93 млрд сум юнәлдереләчәк
Быел «Тормыш өчен инфраструктура» милли проектына аерым игътибар биреләчәк
Республикада юл эшләренең актив фазасы башланды – быел финанслауның гомуми күләме 93 млрд сумнан артып китәчәк. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта төбәкнең Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов белдерде, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Ведомство башлыгы сүзләренчә, акчалар берничә төп юнәлеш буенча бүленәчәк. Төбәк трассаларын төзүгә – 2,1 млрд сумнан артык, гамәлдәге участокларны реконструкцияләүгә 4,6 млрд сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Тагын 12,4 млрд сум юлларны ныклап төзекләндерүгә, ә якынча 2,7 млрд сум агымдагы ремонтка китәчәк.
Быел «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектына аерым игътибар биреләчәк – аны гамәлгә ашыруга 20,7 млрд сумнан артык акча салынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев