erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда 25 апрельдән янгынга каршы махсус режим кертү планлаштырыла

Татарстанда 25 апрельдән 11 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертү планлаштырыла. Республика Министрлар Кабинетының карар проекты Коррупциягә каршы экспертиза уза

Бу чорда учак ягу, көнкүреш калдыкларын, коры үлән һәм чүп-чарны яндыру тыела. Моннан тыш, урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктлар, бакчачылык ширкәтләре яки балалар лагерьлары территориясендәге мангалларда, мичләрдә һәм янмый торган башка савытларда ашарга пешерергә ярамый. Бу чикләү рестораннар, кафе, барлар һәм башка җәмәгать туклануы объектларына кагылмый.

Урман һәм башка табигый янгыннар куркынычы янаган урыннарда 1-3 класслы пиротехника эшләнмәләрен куллану тыела. Шулай ук ачык ут һәм конструкция эчендә һаваны җылыту хисабына күтәрелә торган янучан материаллардан идарә ителми торган эшләнмәләрне эшләтеп җибәрергә ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев