erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 29 градуслы салкыннар көтелә

Бүген, 10 февральдә, төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә Татарстанда температура сизелерлек төшә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада күк йөзе аязучан болытлы булачак. Төнлә төбәк буенча, шул исәптән Казанда да, урыны белән бераз кар яву дәвам итә. Көндез явым-төшем туктый.

Республикада, башкалабызда да, көнбатыш һәм көньяк-көнбатыштан 5-10 м/с тизлектә җил фаразлана. Юлларда бозлавык барлыкка килә.

Тәүлекнең караңгы вакытында Татарстанда һава температурасы -17,3 градустан алып (Казанның Фәйзи һәм Бигичев урамнары чатында һаваның пычрануын күзәтү постының 4.59 сәгатьтәге мәгълүматларына караганда) -29,2 градуска кадәр (Мөслим метеостанциясенең 5.20 сәгатьтәге мәгълүматлары) тәшкил итә. Түбән температура (-25..-29 градуска кадәр) иртән дә сакланачак, дип кисәтә метеорологлар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Көндез һава -11..-16 градуска кадәр җылыначак (Татарстан башкаласында -13..-15 градуска кадәр), дип билгеләп үтә синоптиклар.

 https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-29-gradusly-salkynnar-kotela-5882980

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев