Татарстанда 2,9 меңгә якын студент эшче һөнәрләрен бушлай үзләштергән
Татарстанда студентларны эшче һөнәрләре һәм хезмәткәр вазыйфалары буенча һөнәри укытуның язгы этабы тәмамланды.
«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында студотрядларның 2 895 катнашучысы өстәмә квалификация алды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Студентлар Отрядларының матбугат хезмәте.
Укулар республиканың 19 муниципаль районында һәм шәһәр округында 43 белем бирү оешмасы базасында узды. Алар арасында студентларның 63,4% ы һөнәрләрне 35 урта махсус уку йортында үзләштергән, тагын 36,6% ы – югары уку йортларында.
Катнашучыларның яртысыннан артыгы Казанда әзерлек узган-гомуми санның 53,5% ы. Лидерлар рәтендә шулай ук Түбән Кама (12,1%), Яр Чаллы (11,2%), Чистай (5,1%) һәм Әлмәт (3,5%).
Студентлар хезмәт отрядларының республика үзәге директоры, Россия студентлар отрядларының Күзәтчелек советы рәисе урынбасары Василий Ислаев билгеләп үткәнчә, программа яшьләргә кирәкле һөнәр алырга һәм студотрядлар составында гарантияле эшкә урнашырга мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев