erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 31 декабрь нигә ял көне булмый?

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында элек эш бирүче хезмәткәрләргә билгеле бер шартларда 31 декабрьдә өстәмә ял бирә ала, дип сөйләгән иделәр

Елның соңгы көнен гамәли һәм икътисади күзлектән чыгып ял көне итеп игълан итү максатка ярашлы түгел. Бу хакта «Татар-информ»га Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр иткән.

«Татарстан - илнең икътисади һәм сәнәгать үзәкләренең берсе. Предприятиеләрдә Татарстанны гына түгел, илне дә, чит ил кулланучыларын да продукция белән тәэмин итүче йөзләгән мең кеше җәлеп ителгән. Шуңа күрә икътисади һәм гамәли күзлектән, өстәмә ял көне ясау максатка ярашлы түгел», - дип аңлатты Галимова.

Өстәмә ялны кертү мәсьәләсе турында әле фикер алышынмаган, әмма карар күпчелек гражданнарның фикерен исәпкә алып кабул ителәчәк, дип өстәде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында элек эш бирүче хезмәткәрләргә билгеле бер шартларда 31 декабрьдә өстәмә ял бирә ала, дип сөйләгән иделәр.

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstan-31-dekabr-nig-yal-kne-bulmavy-achyklandy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X