Татарстанда 5 яшьлек бала машина барган көйгә егылып, тәгәрмәч астына эләккән
Кукмара районының Әсән-Елга авылында 5 яшьлек бала машинадан егылып, тәгәрмәч астына эләккән. Аның гомерен саклап калу өчен Казан табиблары көрәшә ("Ватаным Татарстан").
«Киа» руле артында 33 яшьлек хатын-кыз булуы мәгълүм. Бала автокреслода арткы утыргычта утырган һәм аның куркынычсызлык каешы эләктерелмәгән булган. Бер мизгелдә ул ишекне ачып, машинадан төшкән һәм тәгәрмәч астына эләккән.
Башта баланы Кукмара хастаханәсенә салганнар, соңрак аны Казанга китергәннәр. Зыян күрүченең хәле турында әлегә төгәл мәгълүмат юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев