erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда ак май, сөт һәм сыр кыйммәтләнде

Татарстанда бер атна эчендә, 7-13 октябрьдә, сөт продукциясенең бәясе артты. Әйтик, ак май (хәзер аның килограммы 877,85 сум тора), 2,5-3,2 процент майлылыктагы сөт (литры 92,08 сум), каймак (234,05 сум), эремчек (391,12 сум) һәм төрле төрдәге сырлар (693,78 сум) 1 процентка кыйммәтләнде.

Татарстанстат шул хактагы мәгълүмат белән бүлеште.

Моннан тыш, узган җиде көндә помидор – 3,08 процентка (хәзер аның килограммы 133,79 сум тора), банан – 1,48 процентка (143,79 сум), дуңгыз ите 1,43 процентка (420,73 сум) кыйбатланды. Ярымысланган колбаса, балалар өчен ит һәм җиләк-җимеш консервалары, тавык йомыркасы, печенье, арзанлы кара чәй, карабодай ярмасы һ.б. азык-төлекнең бәясе 1 процентка үзгәрде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шул ук вакытта, кайбер төр продукция, киресенчә, арзанайды. Мисал өчен, чөгендер бәясе – 4,78 процентка (хәзер аның килограммы 34,83 сум тора), кишер - 3,44 процентка (30,58 сум), алма – 1,21 процентка (117,64 сум), тары ярмасы 1,04 процентка (43,8 сум) кимеде. Кыяр, кәбестә, бәрәңге, вермишель, дөге, бодай оны, балалар өчен яшелчә консервалары, коры сөт катнашмалары, көнбагыш мае да 1 процентка арзанайды.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев