Татарстанда балаларда метапневмовирусның өч очрагы ачыкланган
Вирус балалар өчен аеруча куркыныч.
Татарстанда балалар расында метапневмовирус белән авыруның өч очрагы ачыкланган. Бу хакта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Халит Хаертынока сылтама белән “Реальное время” яза.
Аның сүзләренчә, Татарстан метапневмовирус инфекциясе белән авыручы төбәкләр исемлегенә керми.
– Әлеге инфекциягә куелган 642 пробаның бары тик өчесендә генә уңай нәтиҗәләр булды. Ягъни бүгенге көндә балаларда метапневмовирус инфекциясенең 3 очрагы ачыкланган, - дип аның сүзләрен китерә ГТРК «Татарстан».
Метапневмовирус симптомнары гадәти ОРВИга ошаган, авыруларда йөткерү, томау һәм тамак авыртуы барлыкка килә. Шул ук вакытта әлеге инфекция үпкә ялкынсынуына китерергә мөмкин. Вирус балалар өчен аеруча куркыныч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев