Татарстанда барлык районнар да сабан культуралары чәчүгә кереште
Республикада язгы кыр эшләре актив фазасына керде: барлык муниципаль районнарда да чәчү кампаниясе башланып китте, беренче нәтиҗәләр һәм аграр планнар игълан ителде.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы тармагында язгы кыр эшләре планлы рәвештә башкарыла. 4 майга булган мәгълүматлар буенча, республиканың барлык муниципаль районнарында да сабан культуралары чәчү эше башланды. Бүгенге көндә 150 мең гектардан артык мәйданда чәчү үткәрелгән, шул исәптән 84,5 мең гектарда – бөртекле культуралар, 32,8 мең гектарда – көнбагыш, 22 мең гектарда рапс чәчелгән, дип хәбәр итә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.
Агымдагы елда Татарстанда язгы чәчү эшләрен 1 миллион 711 мең гектар мәйданда башкару планлаштырыла. Шуның 775 мең гектары бөртекле культураларга, 719 мең гектары техник культураларга туры килә.
Шул ук вакытта көзге культураларны тукландыру эшләре дә актив бара. Бүгенгә бу юнәлештә 450 мең гектардан артык мәйдан эшкәртелгән, бу планның 94 проценты дигән сүз. Күпьеллык үләннәр 170 мең гектарда тукландырылган (55%), ә тырмалау эшләре 1 миллион 287 мең гектарда башкарылган, ягъни планның 54 проценты үтәлгән.
Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут билгеләп үткәнчә, быел чәчү кампаниясенең соңрак башлануы игенчеләр өчен өстәмә мөмкинлекләр ача. Аның фикеренчә, вәзгыять 2022 ел сценарие буенча бара, ул чакта илдә 157 миллион тонна күләмендә рекордлы ашлык уңышы җыеп алынган иде. Татарстан Республикасында да шул елны югары нәтиҗәләргә ирешелде: 5 миллион 213 мең тонна бөртекле культура җыелды, уртача уңыш 35 центнер тәшкил итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев