Татарстанда Бердәм тавыш бирү көнендә федераль, республика һәм җирле дәрәҗәдәге сайлаулар узачак
Тавыш бирү өч көн дәвам итәчәк.
2026 елның 20 сентябрендә Татарстанда катнаш система буенча тугызынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар узачак: федераль исемлек буенча 225 депутат һәм бер мандатлы округлар буенча 225 депутат. Республикада бер мандатлы алты округ урнашкан. Бу хакта «Татар-информ» га биргән интервьюсында ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сөйләде.
Бер үк вакытта бушаган 50 нче Биектау бер мандатлы округы буенча ТР Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар узачак. Моннан тыш, республиканың 40 муниципаль районында өстәмә җирле советлар депутатлары сайлаулар узачак.
Тавыш бирү өч көн дәвам итәчәк: 18, 19 һәм 20 сентябрьдә. Сайлаучыларга уңайлы булсын өчен «Мобиль сайлаучы» сервислары һәм «Госуслуги» порталы аша мәгълүмат бирү мөмкинлеге булачак. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев ассызыклаганча, процессның ачыклыгына, легитимлыгына һәм куркынычсызлыгына аерым игътибар биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев