Татарстанда беренче сыйныфка кабул итү – 2026: кайчан һәм ничек гариза бирергә
Татарстан мәктәпләрендә 1 апрельдә балаларны беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе башлана. Ул ике этапта узачак.
Мәгариф оешмасына кабул итү өчен нинди документлар кирәк, аларны нинди ысул белән тапшырырга, укырга кергәндә кемнең өстенлеге бар һәм мигрант балаларын ничек кабул итәчәкләр - "Татар-информ" материалында
Мәктәпкә документлар кабул итү сроклары ике этапка бүленгән, дип хәбәр иттеләр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Беренче этап 1 апрельдән 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда Документлар сайланган мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүчеләрдән, шулай ук өстенлекле укырга керү хокукына ия булганнардан кабул ителәчәк.
Икенче этап 6 июльдән 5 сентябрьгә кадәр узачак. Бу чорда Документлар үз балалары өчен яшәү урыны буенча булмаган башка районда мәктәп сайлаган татарстанлылардан кабул ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев