erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда Бөтенроссия «Бер минутлык тынлык» акциясе узачак

Бүген, 22 июньдә, Россиядә миллионлаган кешенең гомерен өзгән Бөек Ватан сугышы башлануның куркыныч һәм кайгылы датасын искә алалар.

Ил өчен иң фаҗигале көнне, Хәтер һәм кайгы көнендә, татарстанлыларны 12.15 сәгатьтә Россия күләмендәге «Бер минутлык тынлык»ка кушылырга чакыралар.

Бу минутта бөтен республика сугыш кырларыннан өйләренә әйләнеп кайта алмаганнарны искә алу өчен тынып калачак. Кешеләр башларын иеп, XX гасырның иң канкойгыч сугышын кичергән туганнарын һәм якыннарын искә алачак.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев