Татарстанда чәчү эшләренең 79 проценты башкарылган, 1455500 гектар мәйданда чәчү эшләре төгәлләнгән. Тәтеш, Зәй һәм Буа районнары эшләрне 90 проценттан артыкка үтәгән.
Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Терлек азыгы әзерләү техникасын ремонтлау эшләрен төгәлләргә, сенаж траншеяларын әзерләргә кирәк. Кыска вакытта терлек азыгы әзерләүгә һәм күпьеллык үләнне җыярга чыгарга кирәк», - диде районнар белән киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов.
Россия авыл хуҗалыгы үзәге мәгълүматлары буенча, 3 майга күпьеллык үләннәрнең биеклеге 12-25 см булган. «Бу майның икенче декадасында чабарга була дигәнне аңлата. Протеинлы терлек азыгы җыеп алу мөмкинлеге булачак», - диде ул.
Терлек азыгы әзерләү өчен республика хуҗалыкларында 808 үзйөрешле азык җыя торган комбайн, 523 үзйөрешле чапкыч, 4688 трактор чапкычы, 1864 пресслаучы-җыючы агрегат бар.
Министрлык терлек азыгы җыю техникасын ремонтлауны 10 майга кадәр төгәлләргә кушты. 1 майга комбайннарның әзерлеге 85 процент тәшкил итә. Тукай, Бөгелмә, Спас, Кама Тамагы районнары графиктан калыша, дип сөйләде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-cacu-eslarenen-80-procenty-diyarlek-baskarylgan-5870601
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев