erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда җепшек кар фаразлана

22-24 октябрьдә БРИКС саммиты көннәрендә Татарстанда һава температурасы климатик нормадан югарырак булачак, бераз явым-төшем көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь хәбәр итте.

Гоголь сүзләренчә, 22 октябрьдә Татарстан ерак төньяк циклонның җылы секторында булачак. Аязучан болытлы һава, төнлә һәм иртән аерым районнарда томанлы һава көтелә. Төнлә җитди явым-төшем булмаячак.

Ә менә көндез, атмосфера фронты якынлашу белән, урыны белән бераз яңгыр явачак һәм җил секундына 15 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә нульдән +5 градуска кадәр булачак, көндез +9...+14 градуска кадәр.

23 һәм 24 октябрьдә Татарстан төньяк циклон йогынтысында булачак. Һава температурасы чәршәмбе көндез +8..+13 градус, пәнҗешәмбе көндез +6..+ 11 градус булачак. 23 һәм 24 октябрьдә төнге температура +3..+8 градуска кадәр җитәчәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

23 октябрьдә урыны белән бераз яңгырлар ява. Ә 24 октябрьдә республика территориясе атмосфера фронты зонасында булачак: яңгырлар бөтен җирдә дә явачак, моннан тыш, көчле көнбатыш җиле секундына 15-18 метр тизлектә булыр дип фаразлана.

25 һәм 26 октябрьдә яңгыр, урыны белән җепшек кар явуы көтелә. Температура түбәнәя: төнлә нульдән +5 градуска кадәр, ә көндез +2..+7 градуска кадәр.


Чыганак: https://tnv.ru/tat/news/tatarstan/423111-atna-akhyrynda-tatarstanda-epshek-kar-farazlana/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев