erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда эшсезләр арасында югары белемлеләр күпчелекне тәшкил итә

Татарстанда эшсез гражданнарның күпчелеге — югары белемле хатын-кызлар һәм пенсия алды яшендәге кешеләр.

Бу хакта ТР Мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итте.

Ведомство мәгълүматлары буенча:

  • Эшсезләрнең 52 проценты — югары белемле кешеләр.

  • 32 процентның урта һөнәри белеме бар.

  • 50 яшьтән өлкәнрәкләр барлык эшсезләрнең 36 процентын тәшкил итә.

  • 16-29 яшьлекләр исә минималь дәрәҗәдә тәкъдим ителгән — алар 7 проценттан артмый.

Шулай ук эшсезләрнең өчтән бере чамасы (32 процент) — эш эзләүдә төрле кыенлыклар кичерүче гражданнар. Инвалидлар өлеше 6 процент тәшкил итсә, бер елдан артык эш таба алмаучылар саны — 7 процент.

Тулырак: https://mamadysh-rt.ru/news/mgyyat/tatarstanda-essezlar-arasynda-iugary-belemlelar-kupcelekne-taskil-ita?utm_source=yxnews&utm_medium=mobile&utm_referrer=https%3A%2F%2Fdzen.ru%2Fnews%2Fstory%2F414a87b4-a524-50f2-afc9-328303a16999

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре