Татарстанда гаиләләргә 65 социаль ярдәм чарасы гамәлгә ашырыла
Татарстанда гаиләләр киләчәкне ышанычлы планлаштыра алсын өчен шартлар тудырыла.
Төбәк гаиләләренә 65 социаль ярдәм чарасы күрсәтелә. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова хәбәр итте.
"65 социаль ярдәм чарасының 60ы республика бюджетыннан финанслана. Төбәктә балалар бакчалары, мәктәпләр, спорт комплекслары, поликлиникалар төзелә. Ял итү һәм мәдәни инфраструктура үсеш ала", - дип сөйләде ул.
Әхмәтова мәгълүматларына караганда, Татарстанда күп балалы гаиләләр саны арта. Бүген төбәктә аларның саны 59 меңнән артык. Республикада яшь гаиләләр өчен Дәүләт торак программалары гамәлгә ашырыла.
"Бүген бездә балалар, яшьләр үсеше һәм тәрбияләү, талантлар үсеше өчен яхшы инфраструктура бар: мәктәпләр, «Үсеш ноктасы» үзәкләре, „кванториумнар“ җиһазландырылган. Балалы студентларга ярдәм итү чаралары киңәйтелгән – бу киләчәк турында системалы кайгырту", - дип өстәде Әхмәтова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев