erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда һәр 32 нче кеше онкологик чир белән исәптә тора

Республикада онкологик авырулар белән исәптә торучылар саны арта. Белгечләр фикеренчә, диспансеризация авыруны иртә стадиядә ачыклау мөмкинлеген сизелерлек күтәрә.

Татарстанда һәр 32 нче кеше онкологик авыру белән медицина исәбендә тора. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның баш штаттан тыш онкологы Эдуард Нагуманов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, 2025 елның 31 декабренә республикада яман шеш авырулары белән 127 324 пациент теркәлгән.

“Республика тарихында беренче тапкыр еллык онкологик авырулар саны 20 мең кешедән артып китте”, – диде белгеч.

Статистика мәгълүматлары күрсәткәнчә, 2025 елда онкологик авырулар белән яңа очраклар саны 2024 ел белән чагыштырганда 4,5 процентка, ә 2023 елга карата 12 процентка күбрәк булган.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына таянып, белгечләр диспансеризациянең мөһимлеген ассызыклый. Дәлилләнгәнчә, планлы медицина тикшерүләре ярдәмендә онкологик авыруларны иртә стадиядә ачыклау мөмкинлеге якынча сигез тапкыр арта.

Исегезгә төшерәбез, “Озын һәм актив тормыш” милли проекты кысаларында Россия Федерациясе гражданнарына бушлай диспансеризация үтү мөмкинлеге тудырылган. Бу чаралар халык сәламәтлеген саклау һәм авыруларны вакытында ачыклау юнәлешендә мөһим адым булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев