erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда һава киңлеген контрольдә тоту көчәйтелә

Пилотсыз очкычлардан төнге һәм көндезге хәвеф арту сәбәпле, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов төбәктә һава мохитен күзәтү системасын ныгытырга тәкъдим итте.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмә вакытында пилотсыз очкычларның инфраструктура объектларына янавы артуын искәртеп, республикада һава киңлеген күзәтүне көчәйтү бурычын куйды. Бу хакта Рәиснең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, һава хәлен күзәтү эшенә муниципаль берәмлекләр җитәкчеләрен, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен, социаль учреждениеләр, икътисад һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре дежурларын һәм сакчыларын җәлеп итү кирәк.

Пилотсыз очкыч тавышы ишетелү белән, күзәтүчеләр кичекмәстән «112» хезмәтенә хәбәр бирергә, дронның кайда күренгәнен һәм нинди юнәлештә хәрәкәт итүен аңлатырга тиеш.

Киңәшмә республика районнары белән видео-конференция форматында узды.

Искәртеп узабыз, 5 декабрьдә Татарстанда чираттагы тапкыр пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы режимы гамәлгә кертелде – ул якынча сигез сәгать дәвам итте. Моннан алда, 30 ноябрьдә, РФ Саклану министрлыгы республика өстендә Украина дронын бәреп төшерү турында хәбәр иткән иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев