Татарстанда яңа модельле китапханәләр ачылачак
2026 елда республикада заманча форматтагы дүрт китапханә булдыру күздә тотыла
Татарстанда мәдәният инфраструктурасын яңарту юнәлешендәге эшләр дәвам итә. «Гаилә» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты нигезендә 2026 елда республикада яңа модельле китапханәләр булдыру планлаштырыла. Бу хакта ТР Финанс министрлыгы хәбәр итә.
Быел әлеге проект кысаларында Черемшан, Түбән Кама һәм Минзәлә муниципаль районнарында дүрт модельле китапханә ачылачак.
Проектны гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы бюджетыннан 39 миллион сум күләмендә акча каралган. Шуның 28 миллион 470 мең сумы федераль бюджет хисабына бүлеп биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев