Татарстанда яшәүче 1000нән артык кеше «Госуслуги» порталындагы «Тормыш хәлләре» сервислары каталогын бәяләгән.
Бу хакта Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Әлеге сервис «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проектының «Кешеләр өчен дәүләт» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. «Тормыш хәлләре» каталоги гражданнар һәм оешмалар өчен кирәкле дәүләт хезмәтләрен бер урында туплый. Бу хезмәтләрне алуны җиңеләйтә, төрле ведомстволарга йөрү санын һәм кирәкле документлар күләмен киметергә ярдәм итә. Сервисның интерфейсы аңлаешлы, куллану өчен төрле яшьтәге кешеләргә яраклаштырылган.
Каталог аша берничә төрле юнәлеш буенча хезмәтләрдән файдаланып була.
Эшкә урнашу һәм һөнәри үсеш сервисы эш эзләргә, профориентация үтәргә, вакытлыча эш табарга яки психологик ярдәм алырга мөмкинлек бирә. Ул махсус хәрби операциядә катнашучыларга, чыгарылыш укучыларына, пенсия алды яшендәге кешеләргә һәм эшсезләргә дә ярдәм итә. Платформада 2200дән артык вакансия тәкъдим ителә.
«Кайгырту» сервисы өлкәннәр, аз керемле гаиләләр һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләр өчен социаль ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирә. Портал аша 21 төрле субсидиягә гариза тапшырып була. Алар арасында бала тугач бирелә торган түләүләр, күпбалалы гаиләләргә, ятимнәргә һәм пенсионерларга каралган ташламалар бар. Шулай ук социаль контракт төзү яки «Алтын еллар» проектында катнашу мөмкинлеге дә тәкъдим ителә.
Моннан тыш, сайтта инженерлык челтәрләренә технологик тоташтыру буенча да аңлатмалар урнаштырылган. Кулланучылар гаризалар бирү тәртибе, аларны карау вакыты һәм хезмәт бәяләрен исәпләү турында мәгълүмат ала ала.
Сервис иҗтимагый сервитут билгеләү мәсьәләсендә дә ярдәм итә. Бу участок аша юл салу, су объектларын куллану яки мелиорация эшләре үткәрү өчен кирәк булырга мөмкин. Гаризалар гадәттә 15тән 30 эш көненә кадәр карала.
Шулай ук платформада экология һәм табигатьтән файдалану өлкәсенә багышланган цифрлы система да эшли. Ул экологик күрсәткечләрне төрле чыганаклардан җыеп эшкәртә, мониторинг станцияләре һәм датчиклардан алынган мәгълүматларны күрсәтә. Кулланучылар нәтиҗәләрне интерактив карталарда һәм реаль вакыт режимындагы графикларда карый ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев