Татарстанда яшәүче 35 яшькә кадәрге яшьләр үз проектларын гамәлгә ашыру өчен 1,5 млн сумга кадәр грант алу мөмкинлегенә ия
Моның өчен «Росмолодёжь. Грантлар» Бөтенроссия конкурсында катнашырга кирәк.
Конкурс яшьләрнең инициативаларын хуплауга, иҗади һәм социаль потенциалын үстерүгә, шулай ук аларны җәмгыять өчен әһәмиятле эшчәнлеккә җәлеп итүгә юнәлдерелгән. 2025 елда конкурс Россиянең 89 төбәген колачлады, ә катнашучылар арасында беренче тапкыр Абхазия Республикасы да бар. Инициатива яшьләр өчен белем алу, үсеш һәм үз-үзеңне тормышка ашыру мөмкинлекләрен киңәйтүне күздә тоткан «Яшьләр һәм балалар» икүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министры Азат Кадыров конкурсның әһәмиятен ассызыклады:
«Бу — яшьләребез өчен үзләрен күрсәтү һәм социаль яктан мөһим проблемаларны хәл итү мөмкинлеге. Татарстан Росмолодёжь грантларын җәлеп итү буенча Россиянең Топ-5 төбәге арасында, шуңа күрә быел да республика яшьләре конкурс эшендә актив катнашыр дип ышанам», — диде ул.
«Росмолодёжь. Грантлар – 1 сезон» конкурсының беренче этабы 2025 елның 14 февраленнән 23 мартына кадәр узды. Бу чорда Россиянең барлык төбәкләреннән якынча 20 мең гариза тапшырылган, шуларның 638е — Татарстан яшьләреннән. Нәтиҗәдә 1,4 меңнән артык проект җиңүче дип танылды, алар арасында Татарстаннан 47 проект бар. Республика проектларына күрсәтелгән гомуми финанс ярдәме 27 млн сум тәшкил итте.
Гаризаларны 27 февральдән 15 апрельгә кадәр Федераль яшьләр эшләре агентлыгының рәсми сайтында тапшырырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев