Татарстанда яшәүче ир-атны кара елан чаккан
Дустына ярдәм итәргә теләгән, әмма үзе хастаханәгә эләккән. Татарстанда яшәүче ир-атны кара елан чаккан. Тиз һәм дөрес реакциясе аның гомерен саклап калган. 7 нче дәүләт клиник хастаханәсенең токсикология бүлегендә мондый пациентларга ничек ярдәм итәләр?
«Бармагымны чакты һәм шунда асылынып калды – миндә паника башланды»
Июнь көннәренең берсендә Казанда яшәүче 45 яшьлек Валерий Яковлев, дустына ярдәм итәргә дип, Чирмешән районына бара. Алар койма ремонтларга җыеналар. Ләкин эшләре уйлаганча барып чыкмый.
«Без такталарны актардык, мин берни дә сизмәдем. Аскы тактаны ала башлаганда еланга басканмын, күрәсең. Ул минем аяк астымнан сикереп чыгып, сул кулымның бармагын чакты һәм шунда асылынып калды. Мин аны селкеп төшердем, ул шуышып китте. Миндә паника башланды», – дип сөйләгән ир-ат.
Валерий кара елан чагуын шунда ук аңлап ала. Елан зур булмый, 25 см чамасы.
«Башта бернинди реакция дә булмады, ә аннары сызлый башлады, күгәреп чыкты. Мин шунда ук кара елан чакканын аңладым. Аның агуы шулай тәэсир итә. Дустым белән машинага утырып, хастаханәгә киттек. Бик курыктым», – дип искә ала Валерий.
Алар Чирмешән район үзәк хастаханәсенә бара, анда Валерийга беренче ярдәм күрсәтәләр, кара елан агуына каршы сыворотка кертәләр. Аннан аны Казанга, 7 нче хастаханәгә җибәрәләр. Шул ук көнне Валерийны токсикология бүлегенә яткыралар, анда табиблар аңа ярдәм күрсәтүләрен дәвам итә.
Валерийның кулы шешүен дәвам итә – елан чаккан көнне сул кулы сәламәт кулыннан 2 тапкыр калынрак була. Табиблар шешнең кимүен-кимемәвен тикшереп тора. Икенче көнне аның кулындагы шеш кими башлый.
«Бүлектә елан чаккан 5 пациент дәвалана»
Табиблар әйтүенчә, Валерий шунда ук хастаханәгә килеп, бик дөрес эшләгән. Клиник билгеләреннән күренгәнчә, аны чыннан да кара елан чаккан.
«Эссе һава торышы сәбәпле еланнар активлашты. Безнең полосада кара еланнар аеруча куркыныч һәм сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин. Хәзерге вакытта токсикология бүлегендә елан чагудан зыян күргән 5 пациент дәвалана», – дип сөйләгән Садыйков исемендәге 7 нче хастаханәнең токсикология бүлеге мөдире, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина.
Елан чагу очракларының күбесе җиләк җыйганда булган.
Табиблар урманга җыенганда дөрес аяк киемен сайларга киңәш итә. Сандалидан яки яланаяк йөрергә ярамый, урманда йөрү өчен озын балтырлы аяк киемнәре сайларга кирәк.
«Муен яки башны чаккан очракта пациент үләргә мөмкин. Монда вакыт секундлар һәм минутлар белән санала. Кул һәм иңбашын чакканда агу гәүдәнең өске өлешенә тарала, бу – сәламәтлек өчен җитди куркыныч тудыра», – ди Алия Насыйбуллина.
Тулысынча сылтама буенча укыгыз: ИНТЕРТАТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев