Татарстанда яшенле һәм көчле җил белән 28 градуслы эсселек көтелә
Бүген, 6 майда, Татарстанда аномаль җылы, әмма тотрыксыз һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава сакланачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак, яшенле яңгырлар булуы ихтимал.
Көчлелеге 5-10 м/с булган көньяк-көнбатыш җиле кайбер урыннарда кыска вакытка 15 м/с ка кадәр көчәячәк (ТР башкаласында-12 м/с ка кадәр генә).
Җылы төннән соң (8 дән 13 градуска кадәр нульдән югарырак) көндез төбәк территориясендә һава +23, +28 градуска кадәр җылыначак (Казанда – +25, +27 градуска кадәр).
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бу атнада Татарстанда температура күтәрелү дәвам итәчәк, республикада аномаль җылы һава торышы климат нормасыннан дүрт-биш градуска югарырак булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев