erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда җиңел машиналарны техник карау 80 процентка диярлек кыйммәтләнә

Республикада 2023 елның 1 гыйнварыннан техосмотр кыйммәтләнә. Җиңел машиналарны техник карау бәясе 79%ка артып, 510 сумнан 913 сумга җитәчәк.

 Монополиягә каршы федераль хезмәт (ФАС) рөхсәт иткән чик бәя бу.

Премьер-министр Алексей Песошин республикада транспорт чараларына техосмотр уздыруның чик күләмнәре турында карарга кул куйган. Документ бүген Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматлар рәсми порталында басылып чыккан.

Шулай итеп, М1 категориясендәге транспорт (җиңел машиналар) өчен техник карау үткәрүгә түләүнең чик күләме – 913 сум, М2 һәм М3 категорияләре өчен (автобус, троллейбус, махсус пассажир транспорты) – 1 563 һәм 1 888 сум тәшкил итәчәк. Йөк машиналарына техосмотр уздыру, төренә карап, 999 сумнан 1 966 сумга җитәчәк. Мотоцикллар, мопед, квадроцикллар һ.б. 321 сумга төшәчәк

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://vatantat.ru/2022/12/100216/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре