Татарстанда кыз бала буада батып үлгән, аның апасын өлкәннәр коткарып кала алган
Кичә кич Татарстанның Аксубай районы Иске Илдерәк авылы янында фаҗигале хәл булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Беренчел мәгълүматлар буенча биш кеше, алар арасында балалар да булган, авыл буасына су коенырга киткән. Балалар кабартылган матраста йөзгәндә, ул әйләнеп капланган. Кыз балалар судан үзләре чыга алмаган. 17 яшьлек кызны олылар коткара алган. Аның 14 яшьлек сеңелесе батып үлгән.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, буада «Су коену тыела» дигән аншлаг урнаштырылган һәм бу сулык коену өчен җиһазландырылган урын булмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев