erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда өлкәннәр «тоткынлыкта» булган йорт ачыкланган

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре өлкән яшьтәге берничә дистә кеше яшәгән коттеджга тентү белән кергән.

Егермеләп пенсионер тотылган, шулай ук бер әбинең мәете табылган пансионаттан фотосурәтләр пәйда булган. Аларны Татарстан Прокуратурасы үзенең телеграм-каналында урнаштырган. Фотосурәтләрдән картларның нинди шартларда яшәве күренә. Бөтен җирдә әйбер, кием-салым, азык-төлек тутырылган пакетлар аунап ята. Гомумән, биредә ничектер яшәүне күз алдына да китереп булмый.

Котчыкмалы шартларга ия булган картлар йорты турында бүген иртән мәгълүм булган: бирегә хокук саклау органнары тентү белән кергән. Анда яңа гына вафат булган бер әбинең мәете табылган. “KazanFirst” үз чыганагына таянып язганча, биредә сүз “кара” риелторларның өлкәннәрне йөзләрчә миллион сумлык милкеннән мәхрүм итүе турында барырга мөмкин.

Бу эшне прокуратура үз контроленә алган. Күзәтчелек ведомствосы, иминлек таләпләре һәм санитария нормалары үтәлмәүнең ачыклануы сәбәпле, пансионатны ябуны таләп иткән.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/09/150564/
 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев